"Шәһри Казан", 26 май 2011
Илдар ГАБИДУЛЛИН, Таиланд
Күптән түгел “ШК” хәбәрчесе журналистлар өчен
оештырылган сәфәр кысаларында Таиландта булып, илнең премьер-министры, башка җитәкчеләр белән очрашып, җирле
мәдәният, халык тормышы белән танышып кайтты.
Укучыларга хәбәрчебезнең юлъязмаларын тәкъдим итәбез.

Ват Пхра Кео - Таиландның иң изге җирләреннән берсе. Фото: И.Г.
Рәсми чакыру
килгәч, журналистлар өчен гадәти таныштыру сәфәредер инде, дип уйлап куйдым.
Ләкин Таиландның кайбер районнарнарда безне, Татарстан, Марокко, Ирак, Мисыр,
Үзбәкстан, Казахстан, Башкортстаннан килгән журналистларны, полиция һәм
хәрбиләр саклап йөрүен күргәч, эшнең башкачарак булуы аңлашылды. Илнең көньяк
провинцияләрендә 2000нче елларның башыннан бирле канлы вакыйгалар дәвам итә.
Төбәктә сепаратист төркемнәр полициягә, рәсми җитәкчеләргә, буддист монахларына
һөҗүмнәр оештыра, Таиланд хакимиятеннән көньяк провинцияләренең мөстәкыйльлеген,
бәйсезлеген таләп итә. Бу районнар үзенә күрә “кайнар нокта” булып торалар. Дәүләтнең
Тышкы эшләр министрлыгы исә дөнья җәмәгатьчелеген әлеге вазгыятьнең чын, дөрес
картинасын белән таныштыру максатыннан төрле илләрдән журналистларны чакыра.
Шулай да әлеге
язмамны күңелсез, тискәре өлештән башлыйсым килми, шуңа күрә иң элек сезне бу
могҗизалы ил белән якыннанрак таныштырып китим.
iPadлы монахлар
Тугыз сәгатьлек
очудан соң, менә без, ниһаять, Бангкокта, Азиянең иң олы мегаполисларыннан
берсендә – монда 9 млн кеше яши. Самолеттан төшкәч, сулыш алу ничектер авыррак
булып тоела – тропик климат шартларында һава шулкадәр дымлы ки, аның тәэсирендә
хәтта тән тиресе балаларныкы кебек йомшакка әйләнә. Без әле эссе вакытларга
эләкмәдек, дип тынычландыралар безне сәфәр өчен җаваплы Тышкы эшләр министрлыгы
егетләре, май башында монда “нибары” 30-35 градус җылылык, имеш. Шушы айда ук
тропик яңгырлар сезоны башлана, андый яңгыр гадәттә кыска, ләкин бик көчле була
– хәтта яныңда торган кешеңне дә ишетә алмыйсың. Әлеге климатик шартлар микән,
яки бу полосада үскән төрде җиләк-җимешләр, яшелчәләр, диңгез ризыклары тәэсире
микән – халык монда бик сәламәт, һәм гадәттән тыш яшь күренә (безне озатып
йөргән бер егетне мин үземнең яшьтәшем итеп кабул иттем, соңыннан аңа 37 яшь икәнен
ачыклагач, “сез” түгел, “син” дип атавыма кыенсып киттем). Бангкокта иң элек
күзгә ташланганнардан: юллардагы хисапсыз мопед һәм мотороллерлар. Шәһәр үзенең
юл бөкеләре белән дә танылган, шуңа күрә тыгыз юлларда бөкедә утырган машиналар
арасыннан ике тәгәрмәчле “тимер ат” белән җилләтеп узып китү үзе бер рәхәт. Бензин бәясенең 80 сумга җиткәнен исәпкә
алсаң, бу төр транспортның популярлыгына тәмам төшенәсең. Руль артында кем генә
юк – мәктәп укучысы да, пенсионеры да, урам сатучысы да, сәясәтчесе дә.
Башкалада сан буенча мопедлардан соң килгән нәрсә – массаж салоннары. Билгеле, Таиланд үзенең Тай массажы
белән дан тота. Мондый салоннар
почмак саен урнашкан, туристлар арасында аеруча популяр. Биредә синең барлык
сөякләреңне шытырдатып, үзеңне яңа туган бала сыман хис итерлек дәрәҗәгә
җиткерәләр. Әлеге юлларның авторы моны үз сөякләрендә тикшерде.
Таиланд Корольлеге – Көньяк-Көнчыгыш Азиянең иң тиз үсеп килүче илләрнең
берсе. Монда нано-технологияләр тарих исе белән чуалган. Урамнан iPad тотып
узып барган буддист монахы – монда гадәти күренеш. Ә аларның твиттердагы
укучылар санына сәясәтчеләр һәм сәхнә йолдызлары да көнләшергә мөмкин. Уң
ягыңда – заманча архитектура модасына ияреп төзелгән дистәләгән этажлы биналар,
ә сул ягыңда – тарихи буддист гыйбадәтхәнәләре, мәчетләр һәм чиркәүләр – димәк
син Таиландның башкаласы Бангкокта. Корсагың
ачса, урамда ук осьминог аягы, креветкалар, бака кабырчыклары чыгып
торган борычлы аш чүмерәсең, андыйга күңелең тартмаса – күрше кафедан гамбургер
һәм кола алып, бөтендөнья глобализация копилкасына чираттагы биш долларыңны
атасың. Кыскасы, нинди генә яктан карамасаң да - икътисадый, иҗтимагый, дини
булсынмы, тарих һәм мәдәниятләр күзлегеннән карыйсыңмы - Таиланд үз эченә күкне
дә, җирне дә ала.

79 метрлы Ват-Арун гыйбадәтханәсеннән Бангкокка бер күренеш.
Корольлекнең тарихы
1238 елга барып тоташа. Шул вакытта Сукхотай дигән Корольлек барлыкка килә һәм
Китай, Индия мәдәниятләре белән бергә чуалып бүгенге көнгә кадәр Таиланд Корольлеге
буларак оеша. Сүз уңаеннан, 1939 елга кадәр Сиам дип аталган дәүләт Таиланд
исемен тулысынча аклый: “Тхай” сүзе “бәйсезлек”, "иреклелек" дигәнне аңлата, шуңа күрәдер,
бәлки, Таиланд, башка Көнчыгыш илләреннән аермалы буларак беркайчан да колония
булмаган.
Бүгенге Таиландта Король
(Пхумипон Адульядет) – дәүләт башлыгы гына түгел, ә һәркемнең, һәр диннең
яклаучысы, иң югары зат. Король – милли символ һәм лидер, сәясәттән югарырак тора. Халык тарафыннан аңа
карата сөю һәм ихтирам – ритуаль характерга ия. Корольдән соң килгән хөрмәт объекты – ул буддизм кыйммәтләре.
95 процент Таиландлылар буддизм динен тота. Урамнардагы хисапсыз Будда сыннары,
аның янында дога кылып утырган Тайландлылар – халыкның дингә никадәр күп
әһәмият биргәненә дәлил.
Көньяк провинцияләр: бәрелешләр артында кем тора?
Бер атналык
сәфәрнең өч көнен Паттани, Наративат, Йала, Сонгкла дип аталган провинцияләрдә
уздырдык, чөнки, әйткәнемчә, максатыбыз – Таиландның көньягы белән якынрак
танышу иде. Бу районнар – аерым бер мөселман иленә охшап тора. Милләте буенча
малайзияле булган мондагы халыкның 80 проценты ислам динен тота, адым саен
диярлек мәчетләр салынган, хатын-кызлар күпчелек яулыктан йөри. Ләкин нәкъ менә
шушы төбәктән еш кына күңелсез хәбәрләр килеп тора: йә базарда граната шартлый,
йә урамда мачете белән берәр будист монахын үтереп китәләр, йә югары дәрәҗәле
хакимият вәкиленә һөҗүм ясала. Боларның сәбәпләре инде 20 гасырның башына ук
барып тоташа. Ул вакытта әлеге провинцияләр урнашкан территорияләрдә мөстәкыйль
дәүләт урын алган була. Таиланд аны үз составына кертә. Күрәсең, ризасызлык һәм
сепаратизм дулкыны бүгенге көнгә кадәр дә тынмаган.
Шулай да
белгечләр, монетаның башка ягын да күрәләр. Чагыштырмача күптән түгел
Таиландның көньягында шактый олы нефть запаслары табылды. Мондый байлыклар
әлбәттә геосәясәт белән эш иткән халыкара террористик оешмаларда кызыксыну
уята. Алар икътисадый максатларына ирешер өчен гадәттәгечә төбәктә сәяси
тотрыксызлык тудырырга тырышалар. Мәкерле юллары төрле була, Таиландка килгәндә
исә динара низаг чыгару, халыкның дини хисләре белән уйнау юлы белән баралар,
мөстәкыйльлек таләп итү алар өчен аклану булып кына тора. 15-20 яшьлек мөселман
егетләре еш кына шундый чит ил эмиссарлар корбаннарына әйләнеп куялар. Моңа
төбәктәге яшәү дәрәҗәсенең түбән булуы, эшсезлек, һәм, әйтеп китмичә булмый,
элегрәк күзәтелгән дин буенча дискриминация очраклары, милли мәгарифнең
булмавы, илдә яшәгән мөселманнарның милли һәм мәдәни үзенчәлекләренә игътибар
бирелмәве сәбәпче булгандыр. Ә шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртучы сәер оешмалар
утка май өстәп, халыкның ризасызлыгыннан файдаланып, аларның куллары белән
терактлар оештырып вазгыятьне кискенләштерәләр генә. Таиландның көньягындагы
вазгыять нәкъ менә Төньяк Кавказдагы хәлләрне хәтерләтә, шулай түгелме?
Сәфәребез
кысаларында без Таиланд мөфтие, шәйхелислам Азиз Питаккумпон белән очрашырга
тиеш идек. Хәзрәт авырып китү сәбәпле, Үзәк ислам комитетында (ә безнеңчә
мөфтияттә) безне аның вәкиле Пакорн Приякорн кабул итте. Пакорн әфәнденең
сүзләре буенча, әлеге каршылыклы вазгыятьтә дин бернинди дә роль уйнамый. Тотрыксызлык
икътисадый һәм сәяси мәнфәгатьләр белән бәйле, дип саный дин эшлеклесе. Корбаннарга
һәм һөҗүм итүчеләргә килгәндә, алар ике яктан да бар.
Таиландның Премьер-министры
Абхисит Ветчачива да, әлбәттә, бу мәсьәләне чишү өчен зур өлеш керткән. Сүз
уңаеннан, без – Абхисит әфәнде Премьер-министр вазифасында кабул иткән соңгы
делегациясе идек. Юк, очрашудан соң аңа һөҗүм ясалмады, ә бары тик шул көнне
кич аның вазифасының срогы чыкты һәм ул киләсе сайлау алды ярышларына кереп
китте. Сәфәребезнең рәсми программасы нәкъ менә премьер белән очрашудан башланып
киткән иде. Абхисит Ветчачива көньяктагы чуалышларда хакимиятнең дә гаебе
булуын раслый. “Әйе, бу мәсьәлә белән эш иткәндә элегрәк сәяси хата ясалды”, -
дип җавап бирде безнең тынгысыз сорауларга йөгерек инглиз телендә сөйләшкән, шактый
яшь күренгән сәясәтче. Чыннан да 2000нче еллар башында әлеге бәрелешләр ешая
башлаган вакытта хакимият моның белән кырыс рәвештә, полиция һәм хәрби көч
ярдәмендә көрәшә башлады. Тыныч митинглар, демонстрацияләр полиция тарафыннан
таратылды. Мондый юл белән китү проблеманы чишүгә китермәде, ә киресенчә,
бәрелешләрнең яңа дулкынына, яңа гаепсез корбаннарга сәбәпче булды.
Бүгенге Таиландта ислам

Наративат провинциясендә мөселман кызлары.
Һәм менә берничә
ел элек Ветчачиванең хакимияте төньяк провинцияләр буенча аңлашу, күмәкләп
эшләү сәясәтен алып бара башлады. Хәрби көч читкәрәк алып куелды, төбәктәге
икътисадый һәм иҗтимагый шартларны үстерү, мөселманнарга дини иреклекне, туган
телдә белем алу мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар күрелә башлады. Бу сәясәт
уңай нәтиҗәләргә иреште дә – төбәктә хәзер чагыштырмача тыныч. Дини һәм милли
толерантлык нык ачык чагылган. Һәрбер авылда, кечкенә шәһәрчекләрдә дистәләгән
мәчетләр торгызыла. Мөселманнар азчыллыкны тәшкил иткән Бангкокта да 170 тирәсе
мәчет барлыгы үзе бер күрсәткеч (чагыштыру өчен миллионнан артык мөселманга
туган шәһәр булып торган Мәскәүдә дүрт кенә мәчет бар). Тиешле кадрлар булдыру
максаты белән Ислам университеты ачылган. Без барганда анда абитуриентларны кабул
итү бара иде – кәҗә сакалы җибәргән кәләпүшле егетләр һәм ак яулык бөркәнгән
мөләем кызлар каушый-каушый кереш имтиханнарга әзерләнеп йөриләр иде.
Мөселманнарга тиешле инфраструктураны булдыру өчен Таиландта финанслар
министрлыгы ярдәмендә ислам банкы оештырылган. Чагыштырмача кыска эш периоды эчендә
әлеге оешма зур уңышларга ирешә. Иң кызыгы, банк клиентларының 85 % - мөселман
булмаган кулланучылар. Банк бихисап проектларны финанслау белән мәшгуль: көньяк
провинициядәге фәкыйрьлек белән көрәшү, кече мөселман эшмәкәрләренә үз эшләрен
башларга ярдәм итү, дини һәм милли мәгарифкә, Хаҗга һәм Гомрәгә баручыларга
матди ярдәм күрсәтү, хәтта мөселман кинематографны, кием модасы фестивальләрен
финанслар бедән тәэмин итү һ.б. “Киләсе елда без эшчәнлекне тагын да киңәйтергә,
ил буенча 150 филиал ачрыга җыенабыз”, - дип ышандырып калды Таиландтагы Ислам
банкының директоры Дирак Суваннайос. Таиландтагы мөселман халкын хәләл ризык
белән тәэмин итүне дә игътибарсыз калдырмый хакимият. Ислам комитеты составында
хәләл стандарты тикшереп баручы орган оештырылган, хәләл итне җитештерүче олы
фабрикаларның берсе CPF – ризык белән Таиландны гына түгел, күрше илләрне дә
тәэмин итеп тора. Әлеге фабрикада җитештерелгән хәләл ризыкларны татырга безгә
дә насыйп булды. Җитәкчелек журналистларны чебидән ничек ләззәтле тавык боты ясалуы,
ягъни җитештерү процессы белән җентекләп таныштырды.
Хакимиятнең аерым
параграфка лаек булган хезмәт җимеше – көньяк провинцияләрдә милли мәгарифне
булдыру. Әйтеп үткәнемчә, төбәктәге халыкның 80 процентын ислам динен тоткан Малай
халкы тәшкил итә. Элек электән шушы туфракларда яшәгән халыкка туган телендә
(Яви теле, Малай теленең бер диалекты) белем алу мөмкинлеге бирелмәгән. Хәзер
исә хакимият аларның мәнфәгатьләрен кайгырта, ике телле белем алу системасын
кертә. Мин, мондый система бездә күптәннән эшләп килә, дип мактанмакчы идем,
Таиланд тәҗрибәсе күпкә эффективрак булып чыкты. Сәфәр кысаларында ике телле
мәктәпне үз күзебез белән карап чыктык. Мәктәп директоры безгә аңлатканча,
балалар Тай (Таиландның дәүләт теле) белән беррәттән туган теллләре – Явине дә
камил белсен өчен аларга балалар бакчасында һәм башлангыч сыйныфларда гел туган
телдә генә белем бирәләр. Дәүләт телен алар инде өлкәнрәк сыйныфларда, туган
телен тиешлечә үзләштергәннән соң гына өйрәнә башлыйлар. Шундый система
нәтиҗәсендә балалар мәктәпне бетергәндә ике телне дә мөкәммәл дәрәҗәдә беләләр.
Мин исә, барысын да Татарстан белән чагыштырып йөрүче, республикабызда
киңәйтәсе юллар шактый икән, дип уйлап куйдым.

Таиланд шәкерте Коръән курслары алдыннан футбол уйнаган чакта.
Әлбәттә, бер
атналык сәфәрдә җыйган тәэсирләрне, аннан соң барлыкка килгән уй фикерләрне бер
полосада гына түгел, тулаем бер газетада да сыйдырып булмыйдыр, хәбәрчегез исә
бу язмада иң әһәмиятле моментларны гына күрсәтергә тырышты. Ләкин шунысын
әйтмичә булдыралмыйм, Таиланд бүген дини иреклекне тәэмин итүче иң алдынгы
илләрнең берсе, ә аның халыкара терроризмга каршы тору тәҗрибәсе, милли һәм
дини толерантлыкны алып бару сәясәте – башка дәүләтләргә дә үрнәк булырлык.